ИЗРӘ’Ү ф. 1) Су, дым яки җылылык тәэсирендә йомшару, сыегаю, җебү, изелү. «Газик» тирә-якка изрәгән пычрак чәчрәтеп китеп тә барды… М.Хәсәнов. Ләкин ул, боларга игътибар итмичә, бер кызган килеш, сындырып ташланган ботакларның очын өскә каратып, аскы өлешен изрәгән җиргә кадый-кадый, шалаш ясый башлады. А.Вергазов 2) диал. Күп кулланылудан таушалу, җепләре юкарып, искереп өзелә башлау, сүсәрү, искерү (тукыма турында). Әни өстәл сөртергә дә ярамаслык тишек, ертык, саргаеп, сүтелеп, изрәп, тузып беткән майка, күлмәкләр --- тартып чыгарды. Э.Шәрифуллина 3) Таралып тору, йомшак булу; тәмам өлгерү, җитлегү. Миңа бернинди тәм-том кирәкми, мин унсигез яшьлек кыз чагымдагы аның һәр әйткән сүзеннән буыла-буыла көлеп, тончыга-тончыга, изрәп пешкән бәрәңге ашавымны сагынам. З.Хәким. Менә бүген иртән торуга инҗир агачында өч изрәп пешкән җимеш күрдем дә шуларны, өзеп, сезгә бүләк итәргә булдым. Әкият. Саба җиле әкрен исә, йомшак үләнне тарап. Мәмрәп, изрәп пешә җиләк. Р.Бәшәр 4) күч. Тән рәхәтлеккә талу, рәхәт тою. Аның аяк-куллары, бөтен тәне ял рәхәтеннән таралырдай булып, изрәп яталар, бармаклары сулык-сулык килә иде. Г.Бәширов. Ул ике арада урнашкан татулыктан рәхәт чигеп, изрәп, мендәргә таянды. Ф.Латыйфи. Моңарчы татылмаган рәхәттән исергән Кәлимә, ул ни әйтсә, шуңа буйсына барды, тәмам йомшарды, изрәде, эреде... К.Тимбикова 5) күч. Тәмле, татлы, тыныч һәм тирән йокыга талу. Баладан соң җиңеләйгән ана кебек, ул онытылып, изрәп йоклый җир өстендә. Ш.Маннур. Аларның тигез сулыш алулары, кислород исе, озон исе мине дә изрәтә башлый, һәм мин, йөзтүбән яткан килеш кенә, изрәп йоклап китәм. Г.Рәхим. Таң нурлары аның керфекләренә килеп кагылгач кына, күзләренә йокы рәшәсе кереп тулды һәм, ниһаять, изрәп йоклап китте. Г.Галиева 6) күч. Йокы басу, ярым йокылы хәлгә килү. Әнә ич, изрәп йокымсыравымнан уятмас өчен, йомшак кына басып, үзе мине сөяргә килә. М.Хуҗин. Бары тик урман артыннан күтәрелеп килгән кояш өй эчен идәнгә төшкән энәне дә табарлык итеп яктырткач кына, күз кабаклары авыраеп, изри башлады. З.Хөснияр. Хәлим дә аның күңелле гырылдавы астында изри башлады. М.Хәсәнов 7) күч. Бик курку, каушап, югалып калу, артык басынкылану, юашлану, җебү. – Изрәдең әле син, карындаш?! – диде аңа Мәксим. – Чәпчим изрәдең… – Изрәмәдем, авыр уйлар басты мине… Р.Сибат 8) күч. Ару, талчыгу. Илүзә белән Фәрдәнә көне буе эшләп изрәгән, инде йокыга да китәргә өлгергән кызларны өй саен кереп уятып йөрделәр. А.Вергазов 9) күч. Иренү, ялкаулану. Хатыны белән малае өйдә булса, уянгач, болай карават читендә изрәп, иренеп утырыр идемени?! Ә.Еники 10) күч. Аңгыраю, миңгерәү. Зур тираж белән таралып, аңы йокымсырап, акылы изрәгән халыкның кулына барып җитә. М.Галиев. Бераздан мин аңгыраеп китәрмен, исәнгерәрмен һәм тәмам изрәрмен. Г.Рәхим 11) күч. Картаю, чирләү һ.б. сәбәпле сәлперәю, зәгыйфьләнү. Ул олыгайган, ләкин Исмәт кебек юанаймаган, апара корсак булмаган, изрәмәгән, нык, бирешергә уйламый әле. Г.Әпсәләмов 12) күч. Дым җитмәүдән шиңеп төшү, сулу. Борынгы тын Идел ярларында Эсселектән изри яшь үлән. Зөлфәт ◊ Изрәгән арыш боламыгы гади с. тирг. Бик булдыксыз, җебегән яки үтә кыюсыз кешегә карата әйтелә. Изрәгән кабак бәлеше гади с. мыск. Уңмаган, мәлҗерәгән, пошмас җанлы кеше турында. [Гөлҗамал:] Ә без чәчрәп торган физкультурный комсомолка булган булыр идек… [Локман:] Ай, изрәгән кабак бәлеше. Ш.Камал Изрәп алу Бераз, аз гына изрәү Изрәп бетү Бөтенләй, тулысынча изрәү. Күлмәкләрең изрәп беткән, җеп тотарлык җирләре дә калмаган! М.Гафури. Тир тозы белән көмешләнгән киндер күлмәктә, кыршылып, изрәп беткән малюскин чалбар-пинжәктә, --- [ул] үзен һич кенә дә бәхетсез санамый иде. А.Хәлим Изрәп китү Кинәт, тиз арада изрәү. Мин изрәп киткәнгәдер, тавышы бик ерактан-ерактан, әллә кайлардан урап килеп ишетелә. М.Хуҗин. Яки печән куышында, я булмаса, такыр юлдан келтерәп кенә барган арба тавышына изрәп китеп йокыга талган минутларын нәрсә белән алыштырырга мөмкин соң? Н.Гамбәр Изрәп тору Изрәгән хәлдә булу. Сыерлар кояшка сыртларын куеп изрәп торды. И.Галимов Изрәп төшү Ниндидер бер эш-хәлдән соң изрәгән хәлгә килү. Теге көнне солдатта танышкан нәрсәңнән хат алгач, яңадан изрәп төштең, бала. Яшермә, әллә аның белән бер-бер хәл булганмы? Г.Галиева. Әмма безгә изрәп төшәргә һич ярамый. Татарстан. Бер кичне туп-туры кибәнгә алып китте. И бәйләнде, и кыстады үзе: изрәп төштем… Идел Изрәп яту к. изрәп тору. Көзге кояш талгын гына җылыта, йөзенә аз гына сарылык иңгән табигать изрәп ята. Г.Хөсәенов. Аның түбәсенә басып, алсу шәфәкъ нурлары астында изрәп яткан иген басуларына күз салды. Ф.Садриев. Кояш астында изрәп яткан тугайда бер генә дә серле зат күренми. М.Галиев Изри башлау Изрәргә тотыну. Бертуктаусыз чаптырудан арыган һәм адымнарны акрынайтуга изри башлаган укчыларның бердән йокысы качты. Ф.Латыйфи. Тора-бара изри башлаган акылында Шамил дә онытылды, әмма йокы үзе бик еракта иде әле. Рифә Рахман. Тагы күзен ача алмыйча изри башлады. Х.Камалов Изри төшү Бераз, берникадәр изрәү |