ИЗРӘТҮ ф. 1) Берәр каты нәрсәне йомшарту, җебетү. Хәер, яңгырлар явып юлларны изрәтү белән, машиналарның бу юлдан йөрмичә, --- таш җәелгән зур юлдан китүләре турында ул инде белә иде. М.Хәсәнов. Беркөнне юынтык сулар сала торган чиләк тулып аккан да кәрзиндәге китапларны изрәткән. М.Галәү. Алар яз изрәткән юлда кара-каршы басып торалар. Ирек мәйданы

2) Рәхәтлеккә талдыру. Сәер рәхәтлек… Кеше үзен алдый алса да ала икән. Эчкән нәрсәм бик тиз изрәтте мине. А.Вергазов. Аяк астындагы дымык яшел үлән исе талгын изрәтеп, йокыны китерә. Г.Галиев. Бәрхеттәй йомшак, ефәктәй шома, тау бәллүредәй чиста яңгыраш колакны иркәли, йөрәкне рәхәтлектә изрәтеп талпынырга мәҗбүр итә. Ф.Латыйфи

3) күч. диал. Изү, сыту; җимерү, вату. Карагыз, кара, Хава анабыз, аю анасы бара… Аяк астына эләгә күрмәгез, --- изрәтеп ташлар. Ш.Камал

Изрәтә башлау Изрәтергә тотыну. Хуҗабикә кебек кунакчыл пар, гәүдәсен чолмап, изрәтә үк башлады. Н.Гыйматдинова. Ике тәүлеккә сузылган йокысызлык изрәтә башласа да түзәргә туры килә. Н.Гариф

Изрәтә бирү Бернәрсәгә дә игътибар итмичә изрәтүне дәвам итү

Изрәтә төшү Беркадәр изрәгән хәлгә китерү; бераз изрәтү

Изрәтеп алу Тиз генә изрәтү

Изрәтеп бетерү Бик нык изрәгән хәлгә китерү; тулысынча, бөтенләй изрәтү

Изрәтеп җибәрү Кинәттән бераз изрәтү; көтмәгәндә изрәтү. Ачык тәрәзәдән кергән авыл һавасы аны [Илүсәне] тәмам изрәтеп җибәргән иде. Г.Гыйльманов. Башта бөтен тәнне изрәтеп, йомшартып җибәрә торган кайнар парлы саунага керделәр. Р.Вәли

Изрәтеп тору 1) Әледән-әле, еш изрәтү

2) Әле, хәзер бераз изрәткән булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә