ИЗОТОП и. гр. хим. Бер үк химик элементның атомнары арасында (нейтроннар саны буенча) үзенең авырлыгы белән аерылып торган атом. Менделеевның периодик системасында бер үк урында торучы элементлар – изотоплар барлыгын ачу атом физикасының үсешендә бик зур роль уйнады. А.Пёрышкин. Никель һәм кобальтның атом авырлыклары бертөрлерәк булса, ул аларны, изотоплардан санап, бер клеткага куйган. В.Курбатов. Ашламалар составына радиоактив изотоплар кертүнең дә әһәмияте бик зур. М.Зарипов, С.Салихов |