ИЗОЛЯ’ЦИЯЛӘҮ ф. 1) Изоляция материалы белән каплау, чорнау. Әлеге конструкцияләрне изоляцияләгәндә, кимендә 30 см ара сакланган булырга тиеш. Терлекче-механизатор белешмәсе. Үткәргечләрнең үзәген тоташтыруга (ялгауга) аеруча әһәмият бирергә, берсен икенчесеннән ышанычлы итеп изоляцияләргә --- кирәк. Көнкүреш хезмәте

2) Әйләнә-тирә белән аралашудан, бәйләнештән мәхрүм итү. Шуңа күрә бу эзләнүләрне туктаталар, ә теге биоҗинаятьчеләрне изоляциялиләр. Т.Нәбиуллин. Пролетариат бүтән сыйныфлардан изоляцияләнгән. СССР тарихы. Бер генә халык та башкалардан изоляцияләнгән хәлдә тереклек итә алмый. Казан утлары

Изоляцияләп алу Кыска вакыт арасында тоташ изоляцияләү

Изоляцияләп бетерү Барысын да тулысынча изоляцияләү; изоляцияләү эшен төгәлләү

Изоляцияләп кую Изоляцияләнгән хәлдә тоту

Изоляцияли башлау Изоляцияләү эшенә керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә