ИЗОЛЯ’ЦИЯЛӘНҮ ф. төш. юн. к. изоляцияләү. Дәреслектә образ-персонажлар күп очракта изоляцияләнгән хәлдә, аерым-аерым түгел, бәлки башка образ-персонажлар, тирә-юнь (җәмгыять, табигать) чолганышында карала. Ш.Асылгәрәев. Ялгызлык, психоген факторлардан берсе буларак, кешенең эмоциональ халәтләренә тәэсир итүче фактор, аның башка кешеләрдән изоляцияләнүе, читләшүе. Фән һәм тел. Морфологик изоляцияләнү юлы белән ясалган рәвешләр арасында хәл фигыль формаларыннан күчкәннәре еш очрый ---. Татар теле морфологиясе

Изоляцияләнеп бетү Тәмам изоляцияләнгән хәлгә килү; бөтенләй, тәмам изоляцияләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә