ИЗОЛЯ’ЦИЯ и. фр. 1) Ток яки җылылыкны үзе аша үткәрми яки аз үткәрә торган материал. Һәммәсе дә тавыш йотучан махсус тышча белән каплатылган, атмосферадагы электр тирбәнешләрен үткәрмәслек изоляция салынгын иде. Ф.Латыйфи. Электродлы казан җылылык изоляциясе булган кожухка урнаштырылган корыч цилиндрдан гыйбарәт. Терлекче-механизатор белешмәсе. Үткәргечләрнең үзәген тоташтыруга (ялгауга) аеруча әһәмият бирергә, --- ялгаган урынга изоляция тасмасын тыгыз катлау итеп чорнарга кирәк. Көнкүреш хезмәте 2) Кемне дә булса тирә-юньдәге кешеләрдән, берәр илне, сыйныфны икенче илләр, сыйныфлар белән аралашудан, бәйләнештән аеру, бүлеп алу. Төп бурычыгыз – режимны саклау. Мәскәүдән килгән, исемнәрен беркем дә белмәгән зур СССРның атаклы галимнәрен саклау, аларны теләсә кем белән аралаштырмыйча, изоляция ясау. З.Зәйнуллин |