ИЗОЛЯЦИОН с. 1) Изоляция (1 мәгъ.) белән бәйле

2) Изоляция өчен кулланыла торган. Йөртү винты буенча изоляцион цилиндрлары белән траверса күчеп йөри. Терлекче-механизатор белешмәсе. [Кабельгә] снаряд төшеп өзгән урынны барып таптым. Шуннан гына өзекне әйбәтләп ялгап, изоляцион тасма белән урап куйдым. М.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә