ИЗОЛЯ’ТОР и. гр. 1) Электр тогын үткәрми торган, электрүткәрүчәнлеге бик кечкенә булган матдә; диэлектрик. Чыбыкның икенче очын капка баганасындагы изолятор чыбыгы белән тоташтыралар. Терлекче-механизатор белешмәсе. Изоляторларны җылытканда, аларның электр үткәрүчәнлеге яхшыра. Серле кристаллар 2) Электр чыбыкларын изоляцияләү, беркетү өчен кулланыла торган фарфор яки пыяладан ясалган җайланма. Берәүләре ап-ак чәйнүкләрне (без изоляторларны шулай атый идек) багана башына менгереп боралар, икенчеләре өйгә шнур кадаклый, лампа эленә. Ф.Яруллин. Электриклар, баганаларның нәзек башларына тишекләр тишеп, ак тәтәйләр – изоляторлар борырга керештеләр. Р.Кәрами 3) кит. Җылылыкны аз үткәрә торган әйбер. Лупаларны, пробиркаларны, изоляторларны һәм барлык кирәк-ярак нәрсәләрне Мичурин --- кыштан ук әзерләп куя иде. А.Бахарев, П.Яковлев. Һава катламы – яхшы изолятор 4) Йогышлы авыруга дучар булганнарны, акыл зәгыйфьлеге белән әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыручыларны, кулга алынганнарны һ.б.ш.ны аерым тоту өчен көйләнгән махсус бүлмә яки бина. Иң яхшысы: авыруны изоляторда калдырыгыз. Р.Мирхәйдәров. Изолятордагы чебиләрнең исә йомыркага да, эремчеккә дә һәм сөткә дә исләре китмәде. Ә.Дибаев. 27 гыйнварга каршы төндә, кызын югалткан ана милициягә килгәнгә нәкъ 20 тәүлек тулганда, аның каршында изоляторның калын ишеге ачыла. Мәдәни җомга |