ИЗОГЛО’ССА и. гр. лингв. Нинди дә булса тел күренеше таралышының чикләрен географик картада күрсәткән сызык. Теге яки бу фонетик, лексик һәм грамматик күренешләр шартлы билгеләр ярдәмендә картага төшерелә. Бер үк күренеш булган пунктлар сызык белән тоташтырыла. Шул рәвешле «изоглоссалар» --- дип аталган сызыклар барлыкка килә. Тел гыйлеменә кереш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә