ИЗМӘ и. 1) Известь, цемент, алебастр, гипсны су белән катыштырып ясалган һәм төзелештә кулланыла торган боламык сыман үзле катнашма. Дүрткел кирпечләрне беркеткән измәне аерым тикшерергә туры киләчәк, чөнки ул моңарчы очраган измәләрдән күп тапкыр ныграк. К.Тимбикова. Коеның өске өлешенә якынайган саен, эшләр катлаулана, баскычларга басып измә ыргыту кыенлаша, кызларның да көче җитми иде. Р.Вәлиев. Казанлылар шактый зур, таш белән түшәлеп, төзү измәсе белән сыланган бассейн ясаганнар. Ватаным Татарстан

2) диал. Ботка, пюре. Бәрәңге измәсе

3) диал. Он, су, сөт һ.б.ш. кушып ясалган үзле масса. – Тәрәзәләрне он белән судан измә ясап, кәгазь белән сыларга кирәк, – диде Фатыйма. М.Әмир // Нәрсәләрнең дә булса сыланып торган ярым сыек катнашмасы, камыр сыман формасыз матдә. Арба тәгәрмәчләре сыек измәгә әйләнгән юл пычрагын ера-ера әкрен генә әйләнәләр. Г.Галиев. Йомыркасы ярар инде, ә менә ул заманда балчык измәсенә шулкадәр дә сирәк, затлы азык булган шикәр кушу белән авыл халкының тәмам исен китерә иде. Г.Рәхим. Измәне сепарат сөте, шулпа, сыворотка, ылыс оны төнәтмәсе, сыегайтылган чүпрә яки су белән кушып әзерлиләр. Терлекчелекне интенсив үстерү

Измәне изү гади с. к. измәсен изү. Измәсен изеп арыш кабартмасы ясау гади с. к. измәсен изү. Дөрес эшләде Зөфәр каланчага ук качып, Вәзилә Хәйретдин агайны да, Минниса карчыкны да күреп узды, әгәр малай да алар янында булса, оятлы итә иде атаклы футболчыны, измәсен изеп арыш кабартмасы ясый иде! А.Гыйләҗев. Измәсен изү гади с. Аякта тора алмаслык итеп, бик каты кыйнау. Ә бу юлы алай итмәде, Фәритне бер читкә этеп җибәреп, Илдарның измәсен изү өчен, алга омтылды. Г.Гобәй. Бакчи, кара инде, измәсен изгән бит, тын да тартмый ята. Ф.Сафин. Әгәр алар аңа бәйләнсәләр, --- ул аларның икесенең дә измәләрен изәчәк иде. Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә