ИЗЕЛҮ ф. 1. 1) кайт. төш. юн. к. изү (1–6 мәгъ.). Бервакыт әллә кайсы шахта җимерелгән, уналты кеше аста калып изелгән, утыз кеше имгәнгән, имеш, дип сөйләделәр, шуны ишеткәч, ашаганым – аш, эчкәнем су булмады. Г.Ибраһимов. Гасырлар буе изелү сәбәпле, татарларда дәүләт эше белән идарә итәрлек укымышлы кешеләр бик аз. И.Гази. Сынган ботак, аяк астында изелгән коры-сары тавышы, гомумән, ат ишарәте сизелми. А.Хәлим 2) Сыеклык, юешлек яки температураның төшүе-күтәрелүе нәтиҗәсендә җебү, сыегаю, йомшару. Ул бит аны шул ук өч кешегә дигән әйбердән пешерде, --- изелгәнче кайнатып, бутка булса, сыек итте. Г.Гобәй // Төзелештә ком, балчык, цемент һ.б. материалларга су кушып, үзле масса барлыкка китерү, үзләтү. Су белән изелгән кызыл балчык, аякларга сыланып, аларны рәхәтләндерә иде. Ф.Әмирхан 3) Басылу, тапталу, кысылу нәтиҗәсендә сытылу. Хирург беренче сүзендә үк авыруның хәле бик авыр булуы, коткарып калу өмете юклыгы турында ачыктан-ачык әйтте. – Умыртка һәм оча сөякләренә кадәр... изелгән, – диде хатын. М.Хәсәнов 4) күч. сөйл. Төрле сәбәпләр аркасында организм хәлсезләнү, көчсезләнү, хәл булмау, мәлҗерәү. Төрмәдә торганда, Гариф абзыйның гомеренең күбесе авыру берлән үтте. Аның нервалары бик изелде. Г.Исхакый. Ну, әйдәгез, теге тәмам изелде, барыгыз, култыклап алып чыгыгыз да ямщик белән өенә илтеп ташлагыз. Г.Камал. Карчыкларның чәенә йоклата торган дару салдык та, алар изелеп, без – өч кыз – төш тә кал төнлә поезддан! Г.Бәширов 5) гади. с. Көчсезлек, гаҗизлек тойгысына бирелү, нишләргә дә белмәү, югалып калу. Ул көнене-төнене шул уй астында изелде, ләкин шул бәладән котылырга юл таба алмады. Г.Исхакый 6) күч. сөйл. Бер үк сүз кат-кат сөйләнү, күп кабатланып, үткерлеген, кызыгын югалтканчы һәркем тарафыннан телгә алыну, чәйнәлү. Бу фразалар изелгән инде, кабатламасаң да була 2. изелеп рәв. мәгъ. 1) Гомумән йомшарып, тулып. Чияләр изелеп пештеләр. М.Җәлил 2) Тәмләп, изрәп. Икенче әйләнеп кергәндә, Мифтах инде изелеп, хәлсезләнеп йоклый иде. А.Шамов. Иренеп кенә шыбырдый торган ягмурдагы басынкы һавадан изелеп йоклый торган авыл бер җавап та бирмәде. Г.Исхакый 3) Нәрсәгә дә булса тулысынча бирелеп, онытылып. Шулай да тәмам изелеп, җебеп утыралар. Г.Камал. Хәзер инде карчыгы бу җырны электәгечә итеп суза алмый, озын бөгелешләрендә тавышы өзелеп тә калгалый, ә барыбер аны Моратбакый изелеп тыңлый, килеп җитмәгән җирләренә хәтерендә уелып калган моңын ялгап җибәрә иде. М.Галиев 3. и. мәгъ. Сәяси, икътисади хокуксызлыктан файдаланып, кеше хезмәтен үзләштерү, эксплуатация. Бу көндә бай булмаган милләт бай булган милләтләрнең хезмәтләрене үтәүгә вә шунлар аяклары астында изелүгә мәхкүмдер... Р.Фәхреддин. Тагы шуны белүдән дә тора: Изелү ул – түгел тигезләнү. Н.Сафина. Үткән чордагы барлык социаль изелүләр, диннең аңны бикләгән кара сөреме – һәммәсе дә --- хатын-кызның авыр язмышында күренә. Х.Сарьян ◊ Изелгән арыш боламыгы гади с. тирг. Бик булдыксыз, уңмаган, җебегән яки үтә кыюсыз кешегә карата әйтелә. Ул да шул бер изелгән арыш боламыгыдыр әле, бер дә артык җирләре булмас. Г.Камал. Изелгән арыш салмасы гади с. тирг. к. изелгән арыш боламыгы. Изелгән салма гади с. тирг. к. изелгән арыш боламыгы. – У-у-у, пешмәгәннәр! – диде Гарипов, тешен кысып. – --- уятырбыз без ул изелгән салмаларны йокымсыраудан, исләренә төшерербез шанлы чакларын ---. Т.Әйди. Изелеп аккан сөйл. хурл. 1) Булдыксыз, эш белмәгән; 2) Елак, бертуктаусыз зарланучан Изелә бару Вакыт узган саен ныграк изелү. --- кояш кызуында Фәрит торган саен изелә барды, аның битеннән шыбырдап тир акты. Г.Бәширов Изелә башлау Бераз изелү. Җыйган җиләкләре изелә башлаган. Ватаным Татарстан Изелә төшү Тагын да ныграк изелү, изелгәнрәк була бару. Аяк асты да көндезгегә караганда тайгакланган, изелә төшкән. А.Шамов Изелеп бетү Тулысынча, бөтенләй изелү. Мулла, чапан итәген башына бөркәнеп, катырак урыннарны сайлый-сайлый, былчыранып, изелеп беткән сукмак буйлап китте. А.Шамов. Дөньялыкның яме – байларның мәрхәмәтеннән, дип күнеккән әби, йөзе-тәне изелеп беткәч, исән калуына шөкрана кылып, аяк өстенә басарга тырышып карады. Ф.Яхин. Урам Эзи юлы шикелле үк изелеп, җебеп, чокырланып беткән. А.Гыйләҗев Изелеп җитү Тиешле дәрәҗәгә җитеп изелү Изелеп китү Бераз, беркадәр кинәт изелү Изелеп төшү Кинәт изелү; тәмам, бөтенләй изелү. Изелеп төшеп музыка тавышына ---. Ф.Кәрим. Каптым, дип уйлады ул һәм тәмам изелеп төште, тик шунда гына үзен кулга алып, күз ачып йомганчы, дошманына ташланды. Г.Гобәй. Әллә, теге хәйләкәр, астыртын эш йөртеп, күпчелекне үз ягына аударып куйганмы, бусы, шуны сизеп, бөтенләй изелеп төшкәнме? Г.Бәширов |