ИЗГЕЧ с. 1. 1) Нәрсәне дә булса сыта, изә торган

2) күч. сөйл. Бер үк сүзне кат-кат сөйләп, кабатлап торган, туйдырып бетергән сүзне кабат-кабат сөйләгән. Кирәгеннән артык изгеч нәрсә инде

3) күч. сир. Рухи яктан газаплый, рухи авырлык китерә, җанга баса торган. Хаста иренең тәненнән килгән ис, аннан саркыган күңелне изгеч хис бөтенләй башка – бүтән төрле шул! М.Маликова

2. и. мәгъ. Йорт хайваннарына азыкны изеп, изгәнне болгата торган, башы япьле таяк; арлау. Бушату шнегы пешекләнгән бәрәңгене, изү өчен, чаннан изгечкә бирә. Терлекче-механизатор өчен белешмә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә