ИЗГЕЛЕКЛЕ с. Киң күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле. Фәтхия болай йомшак күңелле, изгелекле кеше булып танылса да, көндәшенең баласын ярата алмады. Г.Ибраһимов. Гомере буе кешегә ярдәмчел һәм изгелекле Зариф абзыйны хөрмәт итмәгән кеше юк иде. З.Фәйзи