ИЗГЕЛЕК и. 1) Изге булу сыйфатлары. Мине «ишан» дигәннәр һәрберсе – синдәй ишәк, Минем изгелегемә һичберсе китерми шәк. Г.Тукай

2) Изге эш, чын күңелдән эшләнгән эш, саваплы эш. Ләкин син эшләгән яхшылык, син эшләгән изгелек һәркем эшли ала торган гади бер эштән узмый. А.Шамов. Изгелеккә балта белән кизәнсәң, бәхетең генә түгел, кулың да корыр. А.Хәсәнов

3) Игелек, яхшылык, киң күңеллелек. Ата-анасына изгелеге тияр дип өмет итеп, баланы үстер инде. Г.Камал. Сөт кебек ап-ак сакал-мыегы аңа илаһилык, ирлек, изгелек төсмере ягып тора. Г.Гыйльманов. Гөнаһларны күбрәк язалар да изгелекне оныта баралар. Ә.Баянов

4) Югары әхлаклылык, эчкерсезлек, саф күңеллелек. Бу сәгатькә кадәр синең изгелегең, синең тугрылыгың мисалларда сөйләнә иде. Г.Тукай. Бу – аның дөнья бәясе торырдай изгелеге бәрабәренә йөрәген мәңгегә ачы яралап калдыруы була түгелме соң? Г.Гобәй

5) күч. Кул сузарга ярамау, кагылгысызлык. Социлизм системасы капитализм нигезен җимерде, --- хосусый милек хакимлеге урынына социализм милкенең «изгелеге» мәсьәләсен куйды. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә