ИЗГЕЛӘНДЕРҮ ф. дини Православие динендә нәрсәне дә булса су сибеп, чукындырып аруландыру йоласы. Космик ракеталар, су асты көймәләре, зур кораблар, хәтта олимпия уеннарына китүчеләр, су бөркеп, тәре белән билгеле хәрәкәтләр ясап, «изгеләндереп» озатыла. Татарстан яшьләре. Изгеләндерелгән суда коенып чыкканнан соң, кешеләр, үзләренең торакларын изгеләндерү, авырып киткәндә, берәр йотым кабып кую өчен, ашыкмыйча гына чишмә суын савытларга тутырып алдылар. Туганайлар Изгеләндереп тору Һәрвакыт, гел яки әледән-әле изгеләндерү Изгеләндереп чыгу Һәрберсен бер-бер артлы изгеләндерү |