ИЗГЕ с. 1. 1) дини Бар гомерен Аллага багышлаган һәм, үзе вафатыннан соң, дингә ышанучыларның яклаучысы дип игълан ителгән, тормышы дин тотучылар өчен үрнәк булып торган, Аллага якын (зат, әүлия, пәйгамбәр турында). Изге Иван, бүреген эзләп, тау арасына барды. М.Җәлил. Шушында сурәтләнгән Изге Мария сине ялгыш адымнардан, кызулыктан, дошманнарың үченнән сакласын. В.Имамов. Инде минем бер шигем дә калмады, тәкъсир, син чын мәгънәсендә изге зат, олы акыл иясе икәнсең! Ә.Еники // Бик динле, диндар, тәкъва; суфи. Патша сараенда бер изге Аллаяр карт торган. Т.Гыйззәт

2) дини Бар нәрсәдән дә өстен көчкә ия булган, илаһи. Аның изге фатихасына сәдакаларын бирделәр. М.Гафури. Гөнаһсыз йөзләрең иртәнге таң шәүләләредәй нурлы, әйткән сүзләрең изге догалардай шифалы бит синең. Г.Бәширов. Татьяна әби күп еллар буена беркатлы һәм ышанучан кешеләрне үзенең ишегалдындагы коедан чиләк белән алган «изге» су белән «терелтеп» килгән. Дин һәм көнкүреш

3) Гыйбадәтләр, табынулар белән бәйләнгән (гадәттә гыйбадәт кылу урыннары һәм кайбер дини бәйрәмнәр алдында даими эпитет булып йөри). Нур балкышын җырлап килгән изге гает. Ш.Бабич. Ә син, вечерга барып, --- кулакларга да изге бәйрәм алдында тел тидерәсе булма. Ш.Камал. Безнең җиребез өстендә изге гает көнендә --- кояш карап тора. М.Әмир

4) Башкаларга һәрвакыт ярдәм кулы суза торган, яхшы, киң күңелле. Әйе, ул бу минутта безне аңлап, безне бер-беребезгә димләүче изге күңелле яучыбыз иде. Ә.Еники. Ул бу вакытта --- 7 бала алып үстергән изге хатын – Порлаумер ханым турында уйлады. Г.Гобәй. Үз тирәсендә нинди мәрхәмәтле, изге җанлы кешеләр барын белмидер дә әле… Г.Бәширов

5) Яхшы теләктә булып, чын күңелдән эшләнгән, башкаларга яхшылык китерә торган. Сарьян абыйсы Нәфисәнең тормыш күгендә үзенең изге эшләре белән гел яхшылыкка өнди. Г.Бәширов. Агач, куаклар утырту элек-электән иң изге гамәлләрдән саналган. А.Хәсәнов. Изге юлда җаным фида: мин сезнең калканыгыз булыр идем. Ә.Еники

6) Үз-үзен тотышында һәм тормышта тел-теш тидермәслек, пакь, саф күңелле. Аның әдәплелеге, тыйнаклыгы, үзен тота белүе алдында иң изге кешеләр дә тез чүгәрләр иде. А.Шамов. Шундый изге хатыннарның пычрак кеше булуларына мин дә ышанмыйм. Т.Гыйззәт. Хаҗи әфәнде – ул әүлия шикелле изге кеше. Ш.Камал

7) күч. Бөек, гүзәл, саф. Аларның уйлары үзләренчә изге булган кеби, үлүләре дә изгеләрчә иде. Һ.Атласи. Аның күңелендә гомер буе кулы эштән бушамаган, ару-талуны белмәгән --- зур изге мәхәббәт – уллык мәхәббәте ташый иде. Г.Әпсәләмов. Без бу изге халык гадәтен үтәү өчен урындыкларга утырдык. Г.Минский

8) күч. Җанга якын, газиз, хөрмәтле, кадерле. Безнең татар халкы гомер-гомергә икмәкне изге нәрсә дип санаган. Н.Дәүли. Алар өчен изге бернәрсә дә юк. М.Маликова. Изгеләрдән дә изге иманга кизәнәсез икән, бик нык ялгышасыз, ай-һай нык ялгышасыз… Ф.Сафин

9) күч. Хаклык, гаделлек, бәйсезлек өчен алып барыла торган (сугыш, көрәш турында). Шатландыра язмыш күңелне, кавыштырып ирек-сердәшкә, багышлармын калган гомерне ирек өчен изге көрәшкә. М.Җәлил. Азатлык һәм хаклык өчен булган иң гадел һәм иң изге сугыш бу. Ә.Исхак. Бу изге сугышта бөтен халык катнашырга тиеш. Г.Гобәй

10) күч. Кул сузарга ярамый торган, кагылгысыз. Колхоз милке ул – җәмәгать милке, изге милек, аны әрәм-шәрәм итү һич тә ярамый. А.Шамов. 47 нче размерлы гигант аякларына киеп йөргән ау итекләре – һәммәсе изге реликвия сыман саклана. Р.Мөхәммәдиев

2. и. мәгъ. дини Бөтен гомерен Аллага багышлап, үлгәннән соң дингә ышанучыларның яклаучысы дип игълан ителгән, тормышы дин тотучылар өчен үрнәк булып торган, Аллага якын зат. Ул изгеләрне вә аларның тормышларын иң зур максат итеп күрә --- торган булды. Ф.Әмирхан. Әгәр үлчәүнең бер ягына бөтен пәйгамбәрләрне, бөтен изгеләрне салсак… Мөхәммәд ягы тартачак. Г.Гобәй. Изгеләр тормышы тасвирланган күп риваятьләрдә изгеләрнең түземлелек, сабырлыгы мактала. Л.Шәйдуллина

Изгедән явыз туган сөйл. тирг. Ачулану, тиргәү сүзе. Изгедән явыз туган нәрсә сөйл. тирг. к. изгедән явыз туган. Изге киселү Яхшы күңелле, изге булып күренергә тырышу, дингә мөкиббән булып кылану. Ачыктан-ачык фәхешханә тотып та, [Миһри җиңгинең] изге киселеп утыруына ачу килеп китте. Ә.Фәйзи. Изге сәгать Күптән, бик озак көтелгән мөкатдәс вакыт, бөек мизгел. Сукты безнең изге сәгать – Бөек җиңү сәгате. Ә.Ерикәй. Изге сәгатьтә (сәгатьләрдә) Эшлисе эш алдыннан эшнең уңышлы килеп чыгуын теләп әйтелә; хәерле сәгатьтә. – Никахыгыз изге сәгатьләрдә укылган булган. Дөньяда вә ахирәттә бәхетле булыгыз, – диештеләр. Г.Бәширов. Аның: «Изге сәгатьләрдә, Ходаем», – дип пышылдавыннан, --- мин барысын да аңлап алдым. Н.Гыйматдинова. Изге сәгатьтә, кенәз, Ходай Тәгалә берүк сине хәер-фатихасыннан гына ташламасын. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә