ИЗВО’ЗЧИК и. рус тар. сөйл. 1) Олау, экипаж, көймәле арба яки чананың ялланган кучеры; олаучы, арбачы, ям чабучы. Нәгыймә карчык Фазылҗан извозчик семьясын белгән хәлдә хәзерге вакытта Мохтарның Фазылҗан улы икәнлеген белми торган булыр. Ш.Камал. Әхтәм извозчикка юри озак түләде, вакны тапмый азапланды. Г.Ибраһимов. Салкында зур күн бияләйләре белән үз-үзләрен кыйнап торган извозчиклар, чыгып килүче Дәүләтьяровны күрүгә каршысына ташландылар. И.Гази

2) Кучеры белән бергә ялланган экипаж. Сәгать өчләрдә Черек күл буйлап крепостька таба бер извозчик узып китте. К.Насыйри. Бер извозчикка әйберләр төялеп, икенчесенә яшь хатын утырды. Ш.Камал. Алар, рестораннан чыккач, извозчикка утырдылар. Ш.Рәкыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә