ИЗӘ’Ү ф. 1) Чакыру яисә саубуллашу һ.б.ш.ны белдереп, кулны бераз күтәреп, нинди дә булса ишарә ясап селтәү, болгау. Алга карап-карап та берни күрә алмагач, --- ак һәм туңган халатлы иптәшләренә кул изәде. Г.Әпсәләмов. Эшелон тулы ход алгач, туктап, кул изәргә керештеләр. Г.Гобәй 2) Кул селтәп яки башны хәрәкәтләндереп кемгә яки нәрсәгә дә булса күрсәтү; нәрсәгә дә булса игътибар иттерү, игътибар итәргә чакыру. Ул уң ягында утырган кызга башы белән изәде… Г.Әпсәләмов. --- карт кулларын уңга таба да, сулга таба да киң итеп изәде. А.Шамов. Хәлим кулы белән сул якка изәп күрсәтте. Ә.Еники Изәп алу Изәгән хәрәкәт ясау. Верещагин кулын изәп алды, катып беткән разведчиклар яшереп калдырылган чаңгылары янына шуышып киттеләр. Г.Әпсәләмов. Әнә кулын да изәп алды! Н.Хәсәнов Изәп кую Кинәт кенә бер тапкыр изәү. Теге дә тәрәзә янында торган хуҗаны шәйләп алды, ахрысы, тук йөзенә елмаю җәелде, нидер кычкырып кул изәп куйды. Р.Зәйдулла. Шушы сүзләрдән соң әби, кузгалып, таулар арасына изәп куйды. Д.Бүләков. Мөкәррәмә, яулык бәйләгәндәй итеп, кулын изәп куйды. К.Тимбикова Изәп тору 1) Бертуктаусыз изәү 2) Әле, хәзер, сөйләгән вакытта изәү. Абзый, дирижёрны күреп: «Бу адәмгә, шушы рәвешле орчык изәп торган өчен, күпме түлиләр?» – дип сораган. М.Маликова. Бераздан ул юл читендә кул изәп торган ике хатын-кыз турында машинасын туктата ---. М.Галиев Изи башлау Изәргә тотыну. --- бер төркем хатын-кызлар, үзләренә якынлашучы тракторны күргәч, кычкыра-кычкыра, кул изи башладылар. А.Вергазов |