ИҖТИҺАТЛЫ с. иск. кит. Тырыш. Рифа үзе дә эшкә бик иҗтиһатлы иде. Х.Камалов. Шәкертләр бигрәк иҗтиһатлы булганнар ---. Г.Ибраһимов. Гыйрфанны ул тырыш, тәртипле, иҗтиһатлы, низамлы, оста мөдәррис булганы өчен яратты. С.Поварисов. Замандашлары Зәбиригә иҗтиһатлы, эш сөючән, тынгысыз кеше итеп бәя бирәләр. Ф.Ибраһимова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә