ИҖТИҺА’Т ИТҮ ф. Тырышу, тырышып эшләү, тырышлык күрсәтү. Мондый үҗәтлек белән башка берәр өлкәдә иҗтиһат итсә: галим булып ачыш ясаса, --- эшләнгән эшен беркем дә юкка чыгара алмас иде. М.Маликова. Рушан Дасаев эчке бер тоем белән сизенә: кешенең җирдәге бурычы – --- үзең кемдер булу, иҗтиһат итү, бар итү ---. Р.Мирхәйдәров. Инде килеп, кемнәрнеңдер баштан ашкан хәерчелегенә үзләренең ялкаулыгы, коточкыч мәнсезлеге, үз-үзләрен иҗтиһат иттермәүләре сәбәп. М.Хәсәнов |