ИҖТИҺАТ и. гар. кит. 1) Тырышлык. --- көн кичкә авышканда --- башына бүреген батырып кигән, аның колакчыннарын исә ияк астына төшереп, аерым бер иҗтиһат белән томалап бәйләгән Ямалетдин килеп керде. А.Хәлим. Һичкемнән: «Алгы сафка эләгеп буламы? Күпме төшәр?» – дигәннән башка һични ишетелми, соң дәрәҗә иҗтиһат берлән, бөтен дөньяны ут алса да, тукталу ихтималлары юк кеби хәрәкәттәләр иде. Г.Ибраһимов. Солтанда булдыклылык, иҗтиһат бар. Казан утлары 2) Дини хакыйкатьне ачу өчен дин белеме тикшеренүләре барышында мөстәкыйль фикри нәтиҗә чыгаруга һәм чагыштырып карап (охшашлык юлы белән) хөкем йөртүгә нигезләнгән, акыл белән эш итү турындагы теория (IX гасырда барлыкка килгән) |