ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ с. Җәмгыятькә һәм сәясәткә караган, җәмгыятькә һәм сәясәткә бәйләнешле. Татар халык әкиятләрендә иҗтимагый-сәяси әһәмиятле булган мәсьәләләрне хәл иткәндә, дәүләт идарәчеләренең халыкка мөрәҗәгать итүе очраклы гына түгел. Ә.Хуҗиәхмәтов. Иҗтимагый-сәяси массакүләм мәгълүмат чараларына андый материаллар үтеп керүгә президиум әгъзалары ризасызлык белдерде. Мәдәни җомга |