ИҖТИМАГЫЙ с. гар. 1) Җәмгыятькә караган, җәмгыятькә бәйләнешле. Тарихи үсеш нәтиҗәсендә борынгы община строе яңа иҗтимагый формация – колбиләүчелек строе белән алышына. Ә.Хуҗиәхмәтов. Җәмгыятьнең иҗтимагый үсеш законнары 2) Күпсанлы кешеләр катнашында, күмәкләп, бергәләп тудырыла, үтәлә, эшләнә торган. --- Сара Садыйкованың вафатыннан соң, сөекле композиторыбызның иҗтимагый фонды оештырылды. Л.Шагыйрьҗан. 1909–1913 еллар Россиядә 1905 ел революциясеннән соң туган реакциянең дәвамы һәм ахырга таба иҗтимагый кузгалыш, эшчеләр хәрәкәте, --- революция идеяләренең җанлана башлаган вакыты иде. Г.Нигъмәти 3) Бөтен җәмгыятьнеке, җәмгыятьнең барлык кешеләренә дә караган; күмәк. Сөйләм иясеннән башлыйк. Төрләренә килгәндә, ул шәхси дә, күмәк тә (иҗтимагый да) була ала. И.Низамов. Бөек Октябрьгә кадәрге татар әдәбияты һәм театр сәнгате, вакытлы матбугаты --- бу исемнән, аның [Г.Исхакыйның] әдәби һәм иҗтимагый мирасыннан башка тулы була алмый ---. Казан утлары 4) Зарур, әһәмият сүзләре белән килгәндә: бөтен җәмгыять өчен. Хезмәт, гаять зур иҗтимагый әһәмияткә ия булу белән бергә, кешенең шәхси тормышында гаять зур роль уйный ---. Ә.Хуҗиәхмәтов. Иҗтимагый зарур эш вакыты 5) Җәмгыятьнең сәяси, мәдәни һ.б. ихтыяҗларын үтәү белән бәйләнгән. Дин – иҗтимагый аңның чынбарлыкны хыялый күзаллау, хыялый төшенчәләрдә чагылдыра торган бер формасы, ---. Т.Әйди. Җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча, халык дружиналарының, иҗтимагый берләшмәләрнең, --- оешмаларның эшчәнлеген бер максатка юнәлдерү өчен иҗтимагый пунктлар оештырыла. Мәдәни җомга 6) Җәмгыятьтәге кешеләрнең тормышына, тоткан урыннарына, үзара мөнәсәбәтләренә бәйле булган; социаль. Бу әңгәмә миңа героемның аз гына булса да иҗтимагый йөзен ачыкларга ярдәм итте. Г.Бәширов. Сезгә анда, үзегезнең институтта, иҗтимагый фәннәрне, кешелекнең тарихын укытканнардыр бит? М.Маликова. Концепция дәүләт-хокук өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру, --- республика иҗтимагый тормышында барлык милләт вәкилләренең катнашуы өчен шартлар тудыруны үз эченә ала. Мәдәни җомга 7) Җәмгыятьтәге җитештерү мөнәсәбәтләрен үзгәртүне максат итеп куя торган; социаль. Минем үземә --- Алабуга районының кайбер татар авылларында, халыкның үзаңын уятып, иҗтимагый хәрәкәткә ияртү өчен, шактый зур тырышлык куярга туры килде. Мәдәни җомга. Иҗтимагый борылыш. Татар буржуазиясенең иҗтимагый программасы |