ИҖЕКЛӘ’Ү ф. 1. 1) Иҗекләргә бүлү. – Аң-ла-шы-ла, – диде Хантимер, сүзен иҗекләп. – Бер тапкыр хыянәт иткән ир үлгәнче әлеге гадәтен куа. Н.Гыйматдинова. Шәп яңгырады бу сүз. --- Корбангали абзый малаеның болай өздереп әйтә белүен ошатты. Хәтта «кулына туры килмәгән»е аның үзенә кагылса да, моны иҗекләмәскә тырышты. Ф.Хөсни. – Ничек инде булмасын. Бар. Тик алар тагын да күбрәк калым таләп итәләр. – Серадов ыржаеп көлде. – Гыйффәтле кыз эләктерәсең киләме? Ба-рып чык-мас! – дип, иҗекләп әйтте ул. З.Фәтхетдинов

2) иск. пед. Иҗек (2 мәгъ.) белән уку. Кечерәк кызлар: «Әбсен ә, бигә сәкен, әб...» дип иҗекләргә керешәләр. К.Нәҗми

3) күч. Җентекләп, тәфсилләп аңлату, төшендереп бирү. Шулай диген син: савытларыгызны, диген. Безнең шикелле наданнарга иҗекләбрәк әйтмәсәң, әллә ни калага барып укыган гыйлемлек юк. М.Фәйзи

2. иҗекләп рәв. мәгъ. Авырлык белән, сүзләрнең иҗекләрен, хәрефләрен берәм-берәм оештырып. Әмирнең тез өстендә угланы Җаббар утыра, һәм углан иҗекләп китап укый иде. М.Хәбибуллин. --- бер гаиләдә өч язу үрнәген танып белеп тә, телдән бер-берсен аңлап та, язмада бер-берсен аңлый алмыйлар, укыганда да бик җәфаланып, иҗекләп укыйлар ---. А.Хәлим. – Син кү-рер-гә бир-мә-гән-сең-дер шул. – Бу кадәр озын җөмләне Гөлкәй көч-хәл белән иҗекләп-иҗекләп әйтте. Х.Ширмән

Иҗекли башлау Иҗекләргә тотыну

Иҗекли тору Шактый вакыт дәвамында иҗекләү. Камали русча ташка басканны кыенлык белән аера иде. Күп иҗекли торгач, ул кәгазьләрдән «заградительный отряд» дигәнне генә таный алды. Г.Ибраһимов

Иҗекли төшү Бераз иҗекләү. Матбаганы күрмәгән кешеләргә болар һәммәсе сүз генә булганга, моны иҗекли төшик әле. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә