ИҖЕК и. 1) лингв. Бер һава этәрелеше белән әйтелә торган, бер сузык аваздан гына яки бер сузык янында килгән бер яисә берничә тартыктан торган иң кечкенә сөйләм берәмлеге. Татарчада ике яки күп иҗекле сүзләрнең бер иҗеге басылыбрак, ачыграк итеп әйтеләдер. Без мондый иҗекне «басымлы» дип, шуннан башкаларын «басымсыз» иҗек дип атыйбыз. Җ.Вәлиди. Аның [Рәйләнең] татарча сөйләшүен тыңлау үзе үк рәхәт. Сүзләрнең һәр иҗегенә басым ясап, тырышып кабатлый. Ф.Мәснәвиева. Хәрефләрне кушып укыту ысулы кулланылган: балалар әүвәл хәрефләрнең исемнәрен өйрәнгәннәр, аннары алардан иҗекләр, сүзләр ясаганнар. Ә.Хуҗиәхмәтов 2) пед. иск. Иске ысул белән укытуда: гарәп сүзләрен иҗеккә (1 мәгъ.) аерып, нинди хәрәкә белән булуын әйтеп уку (мәс., кәп өсте кә, ләм асты ли, мим өсте мә дип уку). Ул вакытта иҗек танып, Коръән укый башлау хәзерге көндәге беренче баскыч мәктәптән икенчегә күчү белән бер исәпләнә. М.Гафури ◊ Иҗеген иҗеккә китерү Матурлап, стиль ягыннан шома, дөрес итеп, җиренә җиткереп уку, сөйләү, язу. Иҗеген иҗеккә китереп оештырып утырырга минем вакыт бармыни? Р.Ишморат |