ИҖАТЧЫ и. 1. 1) Иҗат эше белән шөгыльләнүче кеше. Ул вакытта университетта яшь иҗатчылар күп һәм көчле иде. Р.Фәйзуллин. Колхоз идарәсенең ике катлы кирпеч бинасы һәртөрле шәһәр иҗатчыларының зәвыгы белән ярышырлык ---. Казан утлары. --- гомер юлының шулай аянычлы башлануы булачак иҗатчыда тирән эз калдыра. Мәдәни җомга 2) Үз акыл сәләте белән уйлап яңалык кертүче, һәрнәрсәгә иҗади якын килүче кеше. Бөек кешеләр, бөек иҗатчылар рәтенә театр галәмендә үзенең режиссёрлыгы белән танылган --- Станиславский да керә. Г.Кутуй. XXI гасырга хатын-кызлар, ир-атлар белән янәшә торып, цивилизацияне алга этәрүчеләр, иҗатчылар булып керергә тиеш, дип әйтелде. С.Ибраһимова 2. с. мәгъ. 1) Иҗат итүче. Өметле иҗатчы И.Салахов күренекле әдип Г.Ибраһимовның фатихасын алган ---. Әдәбият 2) Үз акыл сәләте белән уйлап яңалык кертүче, һәр нәрсәгә, һәр эшкә иҗади килүче. Секретарь эштә дә, тормышта да стандартны сөйми, ул кешенең иҗатчы булуын, кечкенә генә эшкә дә ни дә булса үзенекен, үз белдеген өстәвен тели. Г.Бәширов |