ИҖАТТАШЛЫК и. Бергәләшеп, күмәкләп иҗат итү эшчәнлеге. Соңгы елларда фәнни әдәбиятта сәнгать әсәрен зиһенгә алу үзенә күрә ул «иҗат итү» дә, «иҗатташлык» та дигән фикерләр куерып китте. К.Гыйззәтов. Бу этапларда педагогның төп эшчәнлеге – үсмерләр арасындагы үзара йогынтыларны бу уен кысаларындагы хезмәттәшлек һәм иҗатташлыктан чыгып көйләү. А.Хуҗиәхмәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә