ИҖАТ и. гар. 1) Кешенең рухи, матди байлыклар, мәдәният хәзинәләрен барлыкка китерүгә юнәлдерелгән мөстәкыйль эшчәнлеге. Карт доктор – үзенең табип гыйлемендәге яңа иҗатлары белән дан тоткан профессор – озак карады Зәйнуллинны ---. С.Җәлал. Ирек алып кергәч, ул аның титул битенә: «Ирек Хәйриевичка тагын да зуррак иҗат уңышлары теләп, Арсланов» дип язды һәм, Ирекнең кулын кысып, китапны кабат бирде. Ф.Садриев. --- Башкортстан язучылары берлеге аксакалларының сиксән проценты татар булган иҗат оешмасына 34 яшемдә әгъза булып кабул ител[дем]. А.Хәлим

2) Шул иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе; берәр кеше яки кешеләр коллективы тарафыннан барлыкка китерелгән хезмәт җыелмасы. Халык иҗаты җәүһәрләренең асыллары әле җыелмаган, дәреслек китапларында урын ала алмаган. А.Гыйләҗев. А.Алиш танылган драматург һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең татар халык авыз иҗатын җыюын зур шатлык белән каршы ала ---. С.Шакир. Шулай әйле-шәйле болгана торгач, ахыр чиктә, уң яктагы остаханәдә ут чыгарып, Карнаков дигән рәссамның күп еллык иҗат җимешләрен төтен иттеләр. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә