ИҖАДИ с. гар. 1) Иҗат итү сәләте белән бәйле булган. --- болар барысы да – бары тик егерме җиде яшькә кадәр генә дәвам иткән гомер юлында ирешелгән иҗади һәм рухи-әхлакый биеклекләр! М.Вәлиев. --- әкиятне сөйләве генә ансат. Моның өчен никадәр ихтыяр көче, ничаклы иҗади эзләнүләр таләп ителгәнлеген мастерның чал башы, маңгаендагы тирән җыерчыклары бик ачык сөйли дә, иҗади фикернең өзлексез дәвам итүен әнә шулай күз иярмәслек тизлек белән шырпылар уйнаклатучы куллары күрсәтеп тора. Р.Төхфәтуллин. В.Имамовка зур гына күләмле бу әсәрне һәр яктан камил итеп эшләп бетерергә иҗади көч һәм тәҗрибә җитмәгән. Казан утлары 2) Төзүгә, барлыкка китерүгә, иҗат итүгә юнәлдерелгән. Ирек, самолёттан төшкәч тә, үзе белән бер курста укучы Әхмәткә шылтыратты. Ләкин ул редакциядә туры килмәде, бер атнага иҗади ял алган, диделәр. Ф.Садриев. Гөлшат Зәйнашева күренекле шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар --- белән аеруча дус булып яшәде. Бу җитди, иҗади дуслык булган. Мәдәни җомга 3) Үзендә иҗат яңалыгы, яңача эшкәртү, иҗат итү сыйфаты булган. Радиодагы эш Шәмсир күзаллаганча ук җанлы һәм иҗади шөгыль булып чыкмады ---. Т.Әйди. Ә ирекле кеше һәрвакыт иҗади фантазиягә бай. З.Фәйзи 4) пед. Нинди дә булса кагыйдәне үзләштерү максаты белән махсус сайлап алынган сүзләрдән, телдән җөмләләр төзеп, аларны тикшереп һәм соңыннан хәтердә калганча яки укытучы әйтүе буенча язудан гыйбарәт диктант. Иҗади диктант укучыларның сөйләм телен үстерүгә дә ярдәм итә. М.Вәлидова |