ИЗВЕСТЬТАШ и. Составында известь (кальций оксиды) булган утырма тау токымы (мәс., доломит, акбур, мрамор). Бу скважинаны бораулаган чорда, токымнарның төрле үрнәкләрен күреп үтте Камил. Ком чыкты, известьташ, балчыклы ком, комлы балчык – барысы да чыкты. Ш.Бикчурин. Алат янындагы известьташ катламында мәгарә бар. Ф.Гарипова. Известьле ашламалардан еш кулланыла торганнары – известьле туфрак, доломит оны, известьташлар, акбур. X.Байчурова |