И’ЗВЕСТЬЛӘҮ ф. 1) Әчелеген киметү өчен, туфракны известь белән ашлау. Сезгә, ничек кенә булса да, бу урынны быел яз известьләргә кирәк. Г.Галиев 2) Берәр нәрсәгә известь сеңдерү, известь катнаштыру. Менә известьләү ысулының бер төре. Башта туралган саламны әле генә сүндерелгән известьнең бер процентлы эремәсендә манчыйлар. А.Расих Известьләп бетерү Ахырга кадәр, тулысынча известьләү Известьләп тору Даими известьләү. Туфракны әледән-әле известьләү Известьли башлау Известьләргә тотыну |