И’ЗВЕСТЬ и. рус Составында кальций оксиды булган, тау токымын яндырып табыла торган ак минераль матдә. Яту белән, бөтен сөяк-санаклары сызларга тотынды, известь базына егылып төшкәннән соң кичергән әрнүләре, ике-өч ел узгач, үзен тагын сиздерә башлады. К.Миңлебаев. [Айрат:] – Бу якларда кырлар ачы туфраклы, – диде ул. – Әгәр бу балчык известь булып чыкса, беләсеңме нинди олы хәзинәбез булачак! А.Вергазов. Биш елга бер йөк тирес китермәделәр, бер чиләк торф, бер көрәк известь кертмәделәр. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә