ИЗАФӘ и. гар. лингв. Аергыч һәм аерылмыш мөнәсәбәтендә торган исемнәрдән гыйбарәт булган, сүз тезмәләрендә затның яки предметның билгеле бер затка яки предметка нисбәт ителүен белдергән грамматик категория. Ул чын татарча «Яр Чаллысы» булырга тиеш. Чөнки бу тезмә сүзнең компонентлары тел законы буенча изафә бәйләнеше нигезендә бәйләнешә: тау башы, яр буе --- һ.б. Р.Юсупов. Революциягә хәтле шактый актив кулланылышта булган гарәп изафәсе рәвешендә йөргән тезмәләр дә --- татар, рус сүзләре белән алышындылар ---. Ф.Сафиуллина. Фарсы теленә хас булган изафә бәйләнеше кайвакыт язуда күрсәтелми кала ---. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә