ИЗАР и. гар. сир. 1) Гәүдәне билдән түбән каплау өчен билгә бәйли торган алъяпкыч (гадәттә мунчада бәйләнә). Мәликнең табуты төрбәгә җитте, Үзе керде Ширин, Хөсрәүне кертте. Изар бәйләп каравышлыкка, шунда: – Чыгыгыз, – диде, – калыйм мин шушында. Котб. Быел яз көне ул хатыныннан --- бер изар [тектерде]. Г.Газиз. [Мунчада кунакларның] икесен ике хезмәтче чишендерде. Үзләренә дә, кунакларга да изар бәйләделәр. М.Галәү

2) Скульптурада ялангач кеше сыннарының җенес әгъзаларын каплап торган яфрак сурәте; фига яфрагы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә