ИЗАЛА’У ф. Кемне яки нәрсәне дә булса җәфалау, газаплау, интектерү. Пычагыма кирәкмени буранда халык изалап, ат азаплап йөрергә! А.Расих. Еллар үткәч, үземне изалап, борчып йөргән сорауны мин --- Аяз агага бирермен ---. М.Галиев. Ирләре югы – юк дип әрнесә, ирләре барының кайберләре, мәңге исерек булулары белән, хатын-кызны бары тик изалап кына яши. Э.Шәрифуллина Изалап бетерү Бик нык изалау Изалап тору Бертуктасыз, һәрвакыт изалау; әледән-әле изалау. Тагын ике көннән факультетның партия комитеты утырышы булды. Бу юлы инде мине әллә ни изалап тормадылар, партия җыелышының карарын раслап, мәсьәләгә үзләренчә нокта куйдылар. З.Зәйнуллин Изалый башлау Изаларга тотыну. Ләкин бераздан ук аны [Гайнанны] коточкыч саташулар, куркыныч төшләр изалый башлады. Г.Бәширов |