ИЗАЛАНУ ф. Җәфалану, газаплану, интегү. – Ә син боларны каян беләсең? – дип сорады Хәнәфи, бераз баргач. --- – Шундый гыйлемлегең булгач, нигә колхозда изаланасың? А.Гыйләҗев. Эчпошыргыч тынлык сиңа ни дип җавап бирсен? Ул синең ялгызлыктан тырмашып изалануыңнан дәшми генә авыз ерып көлә дә кебек. Н.Хәсәнов. Бу Иркә сихерче булды, ахры. Күпме изалана – күз алдыннан китми. Ф.Яруллин Изаланып бетү Бик нык изалану. Бакча артларыннан, койма буйларыннан кура җыеп алып кайталар, туң курага ныклап ут эленгәнче тәмам изаланып бетәргә кирәк, бөтен төтен өй эченә чыга. Ф.Сафин. Җырланмаган җырым, Көйләнмәгән көем син минем. Ничек башларга да белми торам, Изаланып бетәм инде мин. Х.Әюп Изаланып тору Изаланган хәлдә булу. Андыйлар, гадәттә, халык язмышы, милли идея, иҗади миссия кебек «вак» нәрсәләр белән изаланып тормый: яздым – бетте! Р.Фәйзуллин. Ничек чыгарга белмичә, тилмереп, изаланып торганда, тыштан Нурисламның кычкырганы ишетелде ---. Р.Вәлиев |