ИЕРО’ГЛИФ и. гр. лингв. Алфавитсыз язулы кытай, япон, корея телләрендә һәм борынгы мисырлылар язу системасында шартлы рәвештә тулы бер төшенчәне, иҗек яки аерым авазны белдерә торган, рәсемгә охшаш билге. Кытай язуында утыз биш «та» иероглифы бар. Р.Әхмәтьянов. Бу вакыйгалар турында б.э.к. 1300 – 1200 елларда хайван сөякләренә төшерелгән иероглиф язулар да хәбәр итә. Г.Фәйзрахманов. Илленче елларда Корея телен өйрәнгәндә, мин Кытай иероглифларын да бераз караштырган идем, тик, соңыннан, кулланмагач, онытылган: ун-унбишләп иероглиф кына ачык истә калган. Татар теле. Хрестоматия



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә