ИЕРА’РХИЯ и. гр. кит. 1) Иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасының югарыдан түбәнгә таба тезелгән тәртибе. Сез түбәндә, пычракта болганып ятасыз, ә без, югарыга күтәрелеп, иркен яшибез, басмалар иерархиясен табигать үзе шулай куйган. Г.Нигъмәти. --- системаны тәшкил итә торган элементлар буйсыну-буйсындыру (иерархия) мөнәсәбәтендә яшиләр һәм хәрәкәт итәләр. К.Гыйззәтов

2) Сыйнфый яктан түбәнге катлауның югарыдагыларга буйсыну тәртибе. 1445 елдан алып Казан дәүләтенең феодаль иерархия баскычы түбәндәгечә булган: илдә югары хакимият хан кулында була, һәм дәүләтнең барлык җирләре хан милке булып санала ---. Б.Хәмидуллин. Лев Толстой болай дип язган: «Безнең иерархия үзе дә тота һәм халыкка да сеңдерә торган дин – алдау гына да түгел, әхлаксыз ялган да ул». Р.Хәким. --- җанварлар арасында күселәрдә генә тәгаен хакимият вертикале икән. --- Аларда бик төгәл иерархия, имеш. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә