ИЕНКЕ с. 1) Иелгән, бөкрәеп торган. [Вульфның] Иенке гәүдәсе, күтәренке җилкәләре миндә тирән нәфрәт уятканнар иде инде. А.Расих 2) күч. Буйсынган, буйсынуны белдереп бөгелгән. Бу җил, бу туфанны каршы алыр капитан Иенке баш, бөгелгән бил белән. Г.Камал 3) күч. сөйл. Сүз тыңлый торган, күндәм. Бик иенке бала 4) сир. Уйсуланып торган. Ярдан чыгам-чыгам дип торган елга суы әйтерсең шуны гына көтеп торган: иенке җирләрне елга ясап чыгарга да тотынды. А.Алиш |