ИЕЛҮ ф. 1) Басып торган хәлдә башны яки гәүдәнең билдән югары өлешен аска таба бөгү. Ана кеше баласы өстенә иелә: – Ни кирәк, балам? – дип сорый. Р.Батулла. Ак колын ераккарак китә башласа, бия, сискәнеп, башын өскә чөя һәм, колынның арлы-бирле чабуы шаяру гына икәнен күргәч, тагын чирәмгә иелә. М.Хуҗин. Куркырга ярамый, дип уйлый Алексей, шартлау булган саен, окоп төбенә иелә. Х.Камалов 2) Агач-куакларның, үсемлекләрнең ботаклары аска салынып төшү. Cy өсләрен аксыл томан сарган, Моңсу гына таллар иелә. Д.Сирай. Мин йөрим бакчабыз түрендә, Алмалар көткәннәр, билгеле, Ботаклар иңсәмә иелә ---. Г.Афзал. Янәшәмдәге карт каен Бер турая, бер иелә. Р.Хисмәт 3) Янтаю, кыйшаю, авышу. Әнә шул [элекке] авылның баштанаяк иске вә черегән, саламга күмелгән, мескеннәрчә иелеп, җиргә сеңгән аяныч биналары! Г.Ибраһимов. Иске дә иске, һай, түбәсе, Еллар үтеп, кыеклар иелгән. Н.Исәнбәт 4) күч. Буйсыну, буйсынуны белдереп, билне яки башны ию. Халык өстенә төшкән авырлык шулкадәр зур: билләр чыдый алмый, чытырдап бөгеләләр, муеннар иелә, иелмәс муеннар чабыла тора. Р.Батулла. Хөрмәт итәм өлкәннәрне, Тик теләмим баш ияргә; Баш болай да иелә ул Баш иярдәй кешеләргә. М.Әгъләм. Иелә белдек, бөгелә белдек, Бер тәкәббер гөл булмадык. Мәхәббәткә тезләнсәк тә, Горурлардан ким булмадык ---. Ф.Яруллин Иелә бару Торган саен ныграк иелү. Иң гаҗәбе шунда: Хөсәеннең горур башы иелә барды, иелә барды һәм, ниһаять, тәмам бөгелеп, Ларисаның иңенә терәлде ---. М.Маликова. Авыр уйлардан башы түбән иелгәннән-иелә барды. Ф.Яруллин. Ул сөйләгән саен, Арслановның башы аска иелә барды. Ф.Садриев Иелә башлау Иелү хәрәкәтенә керешү. Шулчак нидер булды, Айбиби: – Ah! – диде дә җиргә таба иелә башлады. М.Хәбибуллин. Ул үз караваты янына килде, теге төргәген култык астыннан алды, тумбочка ишеген ачты һәм төргәген куярга дип иелә башлады. Җ.Дәрзаман. – Ә, беләм, беләм, – диде Шәфыйк, лампа алып, сәке астына иелә башлады. М.Әмир Иелә бирү Бераз иелү. Ул арада ишектән, иелә биреп, тузанлы күн итекләрдән, --- капчыкланып беткән зәңгәр пинжәктән Сәетгали үзе керде. Ә.Еники. Ул дулкынлана иде. Акрын гына Фрунзега иелә биреп, пышылдауга җитә язган тавыш белән сөйли башлады ---. З.Зәйнуллин. «Ишетсен» дигәндәй, иелә биреп, ул, борылып, мәет тарафына кычкырды: – Иптәш Кәримов, сиңа кабер дә казып булмый! А.Хәлим Иелә төшү Бераз иелү; тагын да ныграк иелү. Ул, иелә төшеп, сарайның тәбәнәк капкасыннан чыгып китте. З.Гыйниятова. Сәйфи, иелә төшеп, Мәүлиха белән Әпипә арасында торган юкә кисмәктән бер уч бодай алды ---. Г.Бәширов. Борһан, әйтәсе сүзләрен оныткан кеше сыман, тотлыгып калды. Башы тагын да иелә төште. М.Хәсәнов Иелеп алу Тиз генә, кыска вакыт арасында иелү. Әби дәшми. Калкына. Нидер пышылдый, янә иелеп ала, янә тезләнеп башын ора. Р.Батулла Иелеп бетү Аска кадәр иелү. Сез барыгыз да иелеп беткәнсез инде. Сыртыгызда йөгереп йөриләр. Ф.Садриев Иелеп тору 1) Һәрберсенә, бертуктаусыз иелү 2) Иелгән хәлдә булу. Гамь агачын бик тиз танып алган ул, чөнки, бөтен агачлар төп-төз утырганда, моның башы түбәнрәк иелеп тора икән. Ф.Яруллин |