ИЕЛӘ-СЫГЫЛА рәв. 1) Гәүдә белән сыгылмалы хәрәкәтләр ясап, гәүдәне ия-ия. --- әллә әтине күрмичә, әллә юри күрмәгәнгә салынып: – Өммикамал җаным! Атаң матур кияүгә бирсен! – дип кычкырды. Аннан иелә-сыгыла көлделәр. Г.Бәширов. «Эчемә кату чыга бит инде, Шәүкәт!» – дип, иелә-сыгыла, күз яшьләрен сөртә-сөртә көлүче Гөлйөзем түгел ул. Р.Бәшәр. Әнә бер хатын көянтә белән, иелә-сыгыла, су алып кайта ---. Г.Әпсәләмов 2) к. иелә-бөгелә (2 мәгъ.). Ә яшь таллар Җилләр дулкынында, Иелә-сыгыла, җиргә авалар. X.Туфан. Өянке агачлары, сизелер-сизелмәс кенә иелә-сыгыла, күләгәләр бирә. Ш.Камал |