ИЕЛӘ-БӨГЕЛӘ рәв. 1) Бер иелеп, бер тураеп. Ул иелә-бөгелә үләннәрдән, чәчкә керфекләреннән чык бөртекләре җыеп ала ---. Г.Сабитов. Ир артымнан иярмәде, иелә-бөгелә, «Волга»сына кереп чумды. Н.Гыйматдинова. Ул керүгә, ресторан ишекләрен ачык тоткан кызыл формалы мыеклы швейцар карт, иелә-бөгелә, киң елмая ---. Х.Ширмән

2) Җилдән, давылдан як-якка чайкалып, сыгылмалы хәрәкәтләр ясап. Аркылы-торкылы егылган кабыксыз имәннәр --- үзләренең баш очларында иелә-бөгелә шаулашкан ыругдашларын тын калып тыңлыйлар сыман. Н.Хәсәнов. Алсу гөлләр һаман иелә-бөгелә Салкын кабер ташын үптеләр. Р.Вәлиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә