ИЕ I кис. сөйл. Әйе. – Хәтерем ялгышмаса, исеме – Вафа, фамилиясе Абдуллин бугай? – Ие, Абдуллин. А.Алиш. – Әтисе янында егет булып кайтыр. Ие бит, улым? – Рамил елмаеп баш какты. М.Рәфыйков. Безнең арада кечкенә генә ыгы-зыгы булып алды. Сүзне Зарифуллин башлады: – Нәрсә бу, бигрәк тагын, мыскыл итәм дигәч тә! – Ие! Кызлар белән түгәрәк уен уйнарга, бигрәк тагы! М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә