ИДИОТЛЫК и. 1) Идиот булу, акылга зәгыйфьлек. Башыңны идиотлыкка салып торма. Исеңә төшер: Чистополь шәһәрендә, базарный площадьта кул болгый-болгый кычкырып политика сатучы кеше син булгансың ич?! Ф.Хөсни. Караклар арасында яшәп намуслы булып калырга тырышу – идиотлык билгесе. Т.Миңнуллин 2) күч. Ахмаклык, томаналык; мәгънәсезлек. – Юкны сөйлисез, Гасыйм Мәмәдович, – дидем мин. – Андый күрсәтмәне, минемчә, беркем дә бирә алмый. Идиотлык бит. М.Юныс |