ИДИОТ и. гр. сөйл. 1) Тумыштан акылга зәгыйфь кеше; дивана. [Врачлар] аның --- тумыштан яки контузия-фәләннән идиот булмавын да расладылар. Ш.Маннур

2) сөйл. Аңгыра, ахмак, тинтәк, юләр кеше. – Син оештырдыңмы бу тамашаны? – диде Ихлас, ризасызлыгын яшермичә. – Мин! – диде Морат. – Идиот! – дип пышылдады Ихлас. Р.Батулла. Минем җиремдә мине мыскыл итүчене яратырга идиот түгел ич мин. Т.Миңнуллин. Бөек империядәге тәртипне ниндидер идиот боза. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә