ИДИО’МА и. гр. лингв. Составындагы сүзләренең эчтәлегенә туры килмәгән, кинаяле мәгънә белдергән һәм билгеле бер телгә генә хас булган әйтелмә, тотрыклы сүзтезмә. Идиомаларда аерым сүзләрнең урыннарын алмаштырып яки --- берәр компонентын төшереп һәм өстәп булмый диярлек. Ш.Рамазанов. --- кайчак, үзләрен генә алганда, хәзерге телдә бөтенләй аңлашылмый да, кулланылмый да торган, нык береккән әйтелмәләр (идиомалар) тәрҗемә ителә. Мәсәлән: зла на зло не воздавай – таш атканга аш ат ---. Р.Юсупов. Сүзлекләрдә теркәлмәгән булса да, «гафләт йокысы» гыйбарәсен дә соңгы елларда активлашкан идиомалар исәбенә кертергә була ---. Р.Мөхиярова |