ИДИ’ЛЛИЯ и. гр. 1) Табигать кочагындагы тыныч, борчылусыз, гамьсез тормышны идеаллаштырып сурәтләгән шигъри әсәр. XVII һәм XVIII йөзләрдә француз шагыйрьләре, Россиядә Сумароков, Херасков һәм башкалар «көтүчеләр» турында идиллияләр иҗат иткәннәр. Н.Гыйззәтуллин. Г.Газиз исә үзенең кечкенә күләмле бу --- әсәрен, аның төче бер лирик характерда булуы һәм вакыйганың бакчада, алмагачлар чәчәк аткан җирдә – «табигать кочагында» баруыннан чыгып, «идиллия» дип атаган. Р.Гайнанов

2) күч. ирон. Тыныч, гаугасыз, идеаль тормыш. Тынлык. Идиллия! Тирә-якта җаннарга тынычлык иңдерә торган яшеллек җәйрәп ята. Ә.Сафиуллин. Кая гына барма, кайда гына торма, сине чакыручылар, үзләренчә яхшылык теләүчеләр, сиңа җәннәт, идиллия вәгъдә итүчеләр тулып ята. Р.Фәйзуллин. --- мин Соломон Моисеевич белән Улечка арасында шундый сөйләшү ишетеп калдым: – Авыл чиста, Саша, – диде Улечка. – Әйе, идиллия, романтика! – диде Соломон Моисеевич, ирония белән. Н.Фәттах // Тыныч, гамьсез тормыш картинасы турында. Нинди матур, нинди идиллия: Пар аккошлар күккә талпына. Ут, су, һава бергә хезмәт итә Бу җирдәге тормыш хакына. Р.Гарифуллина. Ачудан шашкан апа килер дә ялган идиллия пәрдәсен бер селтәнү белән һәм бер алама сүз белән йолкып ыргытыр. Ә.Баян. Алда туктаусыз көрәшләр – кешелекне яңадан эшләү кебек озын үзгәрешләр торганда, тормышта идиллия көтәргә ярамый. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә