ИДИ’ЛЛИК с. 1) Идиллиягә (1 мәгъ.) караган, гамьсез тормышны сурәтләгән. Яңа, азат хезмәт эстетикасына каршы бер күренеш буларак, мещанлык поэзиясе, идиллик романтика дөньяга чыкты. Г.Халит. Марс Шабаевның Ык елгасы – яменә сокланып, тук күңелгә бераз хәл алдырып кына үткән идиллик бер образ түгел. Х.Сарьян

2) Тыныч, гаугасыз, борчылусыз. Сәгадәт үскән авыл өе һәм мулла йорты идиллик йорт буларак сурәтләнсә, Габдулла йорты консерватив җәмгыять символы кебек ачыклана. А.Батталова. Күрәсең, идиллик җәмгыять хыялда гына кала, һәр (хәтта камил) җәмгыятьтә дә игелек белән яманлык арасында көрәш барачак. К.Гыйззәтов. Табигатьнең нинди дә булса бер гүзәл, идиллик күренеше бар. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә