ИДЕ’ЯСЕЗЛЕК и. Идеясе булмау, рухи кыйбласызлык. Бу идеясезлек бүгенге тормыш куйган тематикадан читкә китүдә генә түгел, бәлки бүгенге тематиканы алып та, аны тирәнәйтми бирүдә, «пафослы» терминнар белән генә канәгатьләнеп өстән йөзүдә, укучы массага бер яңа фикер дә бирмәүдә. Һ.Такташ. Элек безнең дәүләттә «идеология» дигән нәрсә бар иде. Идеясезлек булмасын, идея алгы планга күчсен, дип өйрәтәләр иде. Р.Заһидуллина. Казан телевидение тапшыруларының күпчелегендә хөкем сөргән идеясезлек, кыйбла булмау тапшырулар сериясен берсен башлау, икенчесен ташлау кебек күренешләрдән килә. М.Шиһапов |