ИДЕ’ЯЛЕЛЕК и. Идеяле булу. Чиратның мәгънәсе бик түбәнлектән алып бик югары идеялелеккә кадәр була ала. М.Мәһдиев. Илһамның әдиптән югары идеялелек, олы максатлар таләп итүе турында язучы Аяз Гыйләҗев «Урталыкта» повестенда менә нәрсәләр ди ---. Р.Фәтхрахманов. --- аларда [әсәрләрдә] социалистик реализм методы таләп иткән коммунистик идеялелек алгы планга чыга, бөтен сюжет шуңа буйсындырыла. Ф.Галимуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә